Бүген «ТР Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ хезмәткәрләре беренче язгы өмәдә катнашты

2022 елның 22 апреле, җомга

«ТР Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе»  ДБУ лабораториясенең территориаль бүлекләре хезмәткәрләре, санитар-экологик икеайлык һәм «Эковесна-2022» республика акциясе кысаларында, Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының территориаль идарәләре хезмәткәрләре территорияне җыештыру һәм төзекләндерү эшендә катнаштылар.

Шулай ук өмә кысаларында Әлмәт шәһәренең яр буе территориясе дә чистартылды.

Коллектив тырышлыгы белән кар калдыклары чистартылды, коры үлән һәм чүп-чар җыелды. 2 сәгать эчендә хезмәткәрләр 30 капчыктан артык чүп-чар җыеп алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International