«30 ел эчендә атмосфера һавасының сыйфатын анализлау» матбугат конференциясе

2022 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

15 июньдә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы журналистлар катнашында матбугат конференциясе үткәрде. Очрашу 30 ел эчендә атмосфера һавасының сыйфатын анализлауга багышланган иде.

Экология министры Александр Шадриков доклад белән чыгыш ясады, анда атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгару күләме буенча мәгълүматлар тәкъдим ителде. Бирелгән мәгълүматларга караганда, республикада үткәрелә торган табигатьне саклау эшенең югары нәтиҗәлелеге турында нәтиҗә ясалды.

Шулай ук Министрлык хезмәткәрләренең «Чиста һава» операциясе кысаларында ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ инспекторлары белән бергә эшләүләре турында да билгеләп үтелде.

Матбугат конференциясе ахырында «ТР Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ Лабораториянең үзәк бүлеге башлыгы Артур Вилданов таныштыру экскурсиясен үткәрде, анда күчмә экологик лаборатория (ПЭЛ) һәм атмосфера һавасы пычрануга автоматик контрольлек станцияләренең (АСКЗА) эш принцибы күрсәтелде.

Бүгенге көндә һаваның пычрануын анализлау атмосфера һавасын пычратуга 16 автоматик контрольлек станциясе (АСКЗА) ярдәмендә өзлексез режимда башкарыла, ул елына 4 млн.нан артык үлчәм алу мөмкинлеген бирә. 

 

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International