Максатлар һәм бурычлар

 «ТР Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ эшчәнлегенең төп максаты җир асты байлыкларының торышын күзәтеп тору һәм дәүләт хакимияте органнарын, җирле үзидарә органнарын, юридик һәм физик затларны Татарстан Республикасы территориясендә җир асты байлыкларының торышы һәм аның табигый һәм техноген факторлар йогынтысында үзгәрү дәрәҗәсе турында көнүзәк һәм дөрес мәгълүмат белән тәэмин итүдән гыйбарәт.

 «ТР Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең өстенлекле бурычлары:

  • җир асты суларының ресурс потенциалын бәяләү һәм хуҗалык эшчәнлеге өчен аны нәтиҗәле файдалануны тәэмин итү;
  • куркыныч геологик процессларны фаразлау һәм кисәтү;
  • геологик мәгълүмат ресурслары фондын формалаштыру;
  • Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең башка органнары эшчәнлеген тормышка ашыру өчен кирәкле әйләнә-тирә мохит объектларының торышы һәм пычрануы турында мәгълүмат алу, аларны гомумиләштерү һәм тәртипкә салу (шул исәптән әйләнә-тирәлекнең пычрану чыганакларына һәм табигатьтән файдаланучылар тарафыннан табигатьне саклау законнары үтәлешенә дәүләт экологик күзәтчелеген гамәлгә ашырганда).

Соңгы яңарту: 2022 елның 6 ноябре, 23:06

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International